Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең әби калькулятор кебек”

Коштавылында гомер итүче Нурия әби Әһлиуллина 90 яшьлеген каршылады.

(9 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


“Безнең дәү әни кебек ачык хәтерле, яхшы зиһенле әбиләр сирәктер. Ул барыбызның да туган көннәрен, телефон номерларын төгәл әйтә ала”. - диләр әбинең оныклары. 
Нурия әби Коштавылында туып-үскән, шушында тормыш корган, балалар үстергән, гомере буе колхозда хезмәт иткән. Ул хәзер дә авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. 
Акъәби үзе балаларын, оныкларын - барлыгы 34не исәпли. Бүген дә аларның күбесе өй тутырып бәйрәм табынына җыелганнар. 
Акъәби шулай ук җитәкчелек тарафыннан да хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров Ил башлыгының, район башлыгының тәбрикләүләрен җиткерделәр, җылы юрган бүләк иттеләр. Чәчәкләр арасында утырган акъәбинең йөзе бүген сөенечтән балкып торды.
“Калькулятор әби” турында тулырак газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев