Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең дә бар иде яшь чаклар

Көзләрдә дә язлар кабатлана Бүген иртүк шалтыраган телефон тавышына уянып киттем. Кем булыр икән бу дип аптырап төштем. Миләүшә икән. Өлкәннәр белән котларга шалтырата. Ул җылы итеп котлап, хәлләремне сорашты, ягымлы сүзләре белән күңелемә үтеп керде. Олы кешегә күп кирәкмени?! Рәхмәт аңарга. Миләүшә инде иртән-иртүк торган, гаиләсен көйләгән, мал-туарын ашаткан....

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Бүген иртүк шалтыраган телефон тавышына уянып киттем. Кем булыр икән бу дип аптырап төштем. Миләүшә икән. Өлкәннәр белән котларга шалтырата. Ул җылы итеп котлап, хәлләремне сорашты, ягымлы сүзләре белән күңелемә үтеп керде. Олы кешегә күп кирәкмени?! Рәхмәт аңарга.

Миләүшә инде иртән-иртүк торган, гаиләсен көйләгән, мал-туарын ашаткан. Инде минем хәлемне белешеп, яныма килгәнче, кирәк-яраклар юкмы дип сорарга уйлаган.

Минем йортыма Миләүшә Сәлахова 2002 елның языннан башлап килеп йөри. Шул көннән ул минем уң кулыма әверелде. Сабыр холкы, ягымлы карашы, җылы мөгаләмәсе белән бик тиз арада Борнашыбызның үз кызына әйләнде дә куйды. Миләүшәбезнең каенанасы Хәсимә дә авылыбызның күрке булып, олыларны хөрмәт итеп, туган-тумачаларны кадерләп яшәде. Хәзерге көндә улы Марат һәм килене Миләүшә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Килен каенана туфрагыннан ярала дип юкка гына әйтмәгәннәр шул борынгылар. Нинди генә гозерем булса да, мин Миләүшәгә мөрәҗәгать итәм. Ул иренеп тормый. Тормыш иптәше Марат белән килеп тә йорттагы эшләремдә ярдәм итә. Волонтерлар арасында барган бәйгедә уллары Марсель дә мактаулы урын яулады. Районнан Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән кайтты.

Көзләрдә боегып калган күңелләрдә яз яме ясаучы ул Миләүшә Сәлахова. Изге күңелле, ярдәмчел, чын социаль ярдәм кешесе ул. Эшендә дә, гаиләсендә дә уңышлар телим аңа.

Әминә Вәлиева,

Борнаш авылы.

Фото:/http:/yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев