“Безнең заман“ фестивальдә җиңеп кайтырга әзерләнә
Апас яшьләре тиздән Казанга, Татарстанда эшче профессия вәкилләре өчен ел да оештырылучы “Безнең заман“ исемле чираттагы фестиваль-конкурска барачак.
Бу көннәрдә алар кичен эштән бушагач, Апас Мәдәният йортын гөр китереп, соңгы репетицияләрен үткәрәләр. Хореограф Николай Паспеков аларны бик җентекләп үз-үзеңне ничек сәхнәдә тотарга, очып-очып биергә өйрәтә. Кильдураз мәктәбенең инглиз теле һәм музыка укытучысы, бик шәп гитарачы һәм район мәктәпләре укучыларын туплап “Скарлетт“ вокаль-инструменталь төркем оештыручы Ирина Сабирова да фестивальдә катнашачак яшьләр белән бик мавыктыргыч музыка, мастер-класс дәресләре үткәрә.
Берничә ел элек район үзәк хастаханәсенең яшь табиблары, Апас аграр көллияте студентлары бу республикакүләм фестиваль-конкурста призлы урынга лаек булган иде. Димәк, яңа үрләр һәм җиңүләр алда әле!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев