“Безнең заман”нан җиңү белән!
Апас яшьләре “Безнең заман” эшче яшьләр Х ачык республика телевизион фестиваленнән җиңү белән кайттылар.
(8 ноябрь, “Апастово-информ”).
Районыбыз яшьләре “Безнең заман” юбилей фестиваленең Гала-концертында уңышлы чыгыш ясадылар. Яшьләр фестивальдә “Апас-мол” берләшмәсен тәкъдим иттеләр. Алар һәр номинациядә үзләрен сәләтле һәм креатив итеп таныттылар. Нәтиҗәдә, Апас районы командасы “Визитка-презентация” номинациясендә 3нче урынга лаек булды. Шулай ук “Хорегорафия” номинациясендә “Халык традицияләрен саклап калу өчен” Дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев