Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген өшетә, иртәгә кар көрәргә туры килмәгәе

Кышның зәмхәрир суыклары быел озак көттермәде.

(13 гыйнвар, “Апастово-информ“).


Бу көннәрдә җылырак киенегез, дигән киңәшләр бик еш ишетелә. Мисал өчен, укучыларыбыз хәбәр иткәнчә, 13 гыйнвар иртәсендә, Түбән Барышта, Дәүләкидә, Түбән Балтайда, Чүрибурашта 40 градус, Колгынада 41 градус, Каратунда, Дәвештә 38 градус, Кызыл Тау һәм Иске Йомралыда 36 градус салкын булган. Тирә-күрше районнардан да шундый ук салкыннар булуы турында хәбәр итәләр. Мәскәүдә яшәүчеләр исә, үзләрендә 14 градус булуын хәбәр итә һәм җылырак киенеп йөрергә киңәш бирә.
Интернет чыганаклар күрсәткәнчә, 14 гыйнварда кар явуы көтелә. Иртән 13, көндез 11 градус салкын булуы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев