Реклама
Җәмгыять
Бүгенге көндә республикада 1 млн. гектардан артык ашлык суктырылган, ягъни планның 74% ы үтәлгән
Апас районында да урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
(28 августа,"Апастово-информ").
Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш җыелган
Бүгенге көндә республикада 1 млн. гектардан артык ашлык суктырылган, ягъни планның 74% ы үтәлгән. Уртача уңыш - 37,4 ц. Буа, Тәтеш, Зәй һәм Сарман районнары алда бара.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю кампаниясен төгәлләгән инде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» җәмгыяте гектарыннан 60 ц. уңыш җыеп, эшне төгәлләде. Актаныш районының " Н. Баян исемендәге җәмгыяте гектарыннан 44,2 ц. уңыш алды. Әлки районының "Хузангай" җәмгыяте гектарыннан 40,6 ц. уңыш җыеп, эшне уңышлы тәмамлады.
Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу өчен дә бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70% тан артык мәйдан чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча республиканың барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр.
Апас районында да урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Шулай ук көзге чәчү, җир сукалау эшләре уңышлы оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев