Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әбием белән бер көн...

Иртә...Көтү куган вакыт...Шушы иртәдә мин бедономны кулга тотып, әбием белән җиләккә барам. Әле чык кипмәгән...Әбием миңа: -Кызым, сал аяк киемеңне. Иртәнге чык аякка шифа, - диде. Ике дә уйлап тормадым, аяк киемемне салдым. Беләсезме, бу мизгел күңелемдә мәңге калды. Иртәнге чык аягымны назлады. Ничек рәхәт икән салкынча чыкта йөрүләре... Аягымның...

  • Иртә...Көтү куган вакыт...Шушы иртәдә мин бедономны кулга тотып, әбием белән җиләккә барам. Әле чык кипмәгән...Әбием миңа:
    -Кызым, сал аяк киемеңне. Иртәнге чык аякка шифа, - диде.
    Ике дә уйлап тормадым, аяк киемемне салдым.
    Беләсезме, бу мизгел күңелемдә мәңге калды. Иртәнге чык аягымны назлады. Ничек рәхәт икән салкынча чыкта йөрүләре... Аягымның һәрбер күзәнәгенә кереп, чиста итеп юып та алды. Моны аңлар өчен үзеңә чыклы иртәдә болыннарны йөреп чыгарга кирәк...Бу мизгелләрне хәзер сагынып искә алам...Бигрәк тә әбием белән җиләккә барган шушы көнебезне.
    Барасы юлыбыз бик ерак иде. Ничәмә болын, тау итәкләрен үттек. Тик әбием туктарга ашыкмады.
    -"Гайфи" елгасына барабыз. Анда җиләк ел да күп була. Арсаң, "Изге Маһирә" чишмәсенә керербез, анда салкын чишмә суын авыз итәрсең, - диде әбием.
    - "Гайфи" елгасы...Нигә соң ул "Гайфи" елгасы, әбием? - миңа бик кызык булып китте.
    - Хәзер, кызым, мин сиңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Юлыбыз да, арганлык та сизелмәс, - дип сүзен дәвам итте әбием. - Безнең авыл кечкенә булганлыктан, эш булмаганлыктан яшь-җилкенчәк шәһәргә китеп, күп итеп акча эшләп кайта торган иде. Менә шулай беркөнне күрше авыл егете Гайфи кайткан. Тик күрше авылга кадәр әле кайтырга озак булганлыктан һәм караңгыга калам дип, ул безнең авылдагы бер йорттагы кешеләрдә кунача кала. Бу кешеләр (исемнәрен әйтеп тормыйм) егетне сыйлыйлар, кунак итәләр. Кич белән күрше-тирә белән сөйләшкәндә, егетнең букчасы тулы акча икәнен ычкындыралар. Моны урамда эшсезлектән интегеп йөрүче берәү ишетеп ала. Һәм мәкерле планын корып куя. Иртә таңнан Гайфинең юлга чыкканын саклап тора ул. Гайфи юллар кыска булсын дип, елгалар аркылы үтәргә була. Шунда көтеп тора да инде аны теге явыз зат. Букчасын талап алып, Гайфигә берничә тапкыр пычак белән кадый. Егет, әлбәттә, каны агып бетүеннән һәм вакытында ярдәм күрсәтелмәгәнлектән вафат була.
    - Соң аны ничек беләләр анда икәнен? - дидем мин.
    - Беркөн кичкә таба авылга өч кыргый эт керә. Шуларның икесенең авызында теге мескен егетнең аяклары була... Менә шулай, кызым, ваемсыз һәм көтелмәгән үлем... Аллам сакласын... - диеп әбием яулык чите белән күз яшьләрен сөртте.
    - Әйе, бик җәл шул... Үтерүчене тотканнар, тапканнармы соң, әбием? - диеп кызыксындым мин.
    - Анысын белмим, кызым. Сорашканым юк. Шул вакыттан бирле ул елганы "Гайфи" елгасы дип йөртәләр, кызым, - диеп, әбием мине шушы елгага алып килде.
    Үземне әллә ничек кенә хис иттем... Шом бар иде... Күңелем тыныч түгел иде. Моны сизенгән кебек әбием мине тынычландырды:
    -Җә, тынычлан, балам... Күптән булган хәл бит инде ул. Монда инде беркем дә юк. Күрәсең, чәчәкләр һәм дә җиләк. Әйдә көн кызулана башлаганчы җиләкне тизрәк җый, кызым.
    Бераз вакыт үткәннән соң минем бедон тулды. Әбиемнең дә чиләге тулып килә иде.
    -Әбием, әйдә теге чишмәгә барып, салкын су эчеп килик, - дидем мин. - Ул чишмәнең дә исеме ничек килеп чыкканын сөйләрсең бит?
    - Әйе, кызым, сөйләрмен. Киттек әйдә әкрен генә, - диеп әбием мине "Гайфи" елгасыннан "Изге Маһирә" чишмәсенә алып китте.
    Бу чишмә бик тыныч урында урнашкан. Тау итәге астында, ялгыз бер карт имән янында. Каян килеп чыккан икән ул монда? Мине ни кызыксындырганын әбием абайлап алды ахрысы, миңа елмаеп карап, сөйләп җибәрде:
    -Бу чишмә монда сугыш елларыннан соң барлыкка килгән дип сөйлиләр. Авылның иң гүзәл кызы Маһирә сөйгән яры Миңнурны сугышка озатып җибәрә. Бергә йөргәндә алар гел шушы имән янында очраша торган булганнар. Соңгы очрашулары да шушы урында була. Ничек онытып булсын ди ул бергә очрашып, серләшеп утырган мизгелләрне. Кыз кич авышуга шушы урынга килеп, егеттән килгән хатларны укый торган булган. Тик егете сугыш кырында ятып кала. Егете урынына аның салкын мәете кайта авылга. Бу кайгыны кыз күтәрә алмый. Шушы имән янында тынычлана алмый һәр кич килеп елый торган була ди. Ул көннән-көн сулыга, моңсулана. Соңгы көненә кадәр шушы урынга килә. Хәтта аяклары йөрми башлагач та, ул инде соңгы сулышын алганда да, ул монда була. Менә шулай сугыш беткәннән соң, күпмедер вакыттан соң, бу урында чишмә барлыкка килә. Бу вакыйганы белгән кешеләр бергә киңәшләшеп, бу чишмәгә "Изге Маһирә" исемен кушалар. Менә, кызым, "Изге Маһирә" чишмәсе шулай барлыкка килә. Нигә изге дисеңме? Чөнки сылу кыз Маһирә егете Миңнурдан башка беркемгә дә күтәрелеп карамый, соңгы көненә кадәр аны көтә. Бу чын сөю була, балам, - диде миңа әбием.
  • -Әй, әбием, шундый кызык сөйлисең син... Синең белән шундый рәхәт! Җә, тагын бер булса да барыйк әле җиләккә! - дидем мин әбиемне кочып алып.
    -Барырбыз, кызым, барырбыз. Ходай кушкан булса, Ходай биргән булса...-диде мине сөендереп әбием.
    Кайткан юл да сизелмәде. Арганлык та каядыр юкка чыкты. Кайтып җитәрәк әбием мине тау башында туктатып:
    -Кызым, кара әле безнең авылга. Үч төбендә ята кебек. Бар яктан да күренә. Әнә теге без барган "Гайфи"елгасы... Әнә тегендәрәк "Изге Маһирә" чишмәсе...Кырлар...Болыннар...Авылның бер очыннан икенче очы да күренә... Ә хәзер тын гына сулыш алып, тынлап тор, кызым, җил дус синең белән сөйләшә... Хәзер күзеңне йом да бар җиһаның белән сулыш ал...Нинди татлы җәй һавасы...Авыл һавасы...Шушы мизгелләрне мәңге исеңдә калдыр, балам, - диеп әбием күзләрен ерак офыкка төбәп, тын гына торды. Мин аны бүлдерергә базмадым. Бик озак тау башыннан авылыма, кырларга, чишмәләргә карап, сокланып тордым. Шушы төбәктә үстем бит мин...Шушы искиткеч матурлыкны ничек алдан күрмәдем һәм белмәдем...Шул көннән башлап, һәркөн шушы урынга менеп хисләнеп ала идем...
    Инде әбием вафатына 10 ел вакыт үткән... Авылга кайтып, тау башына менеп, ул туктап торган урында күземне йомып басып торсам, әбием янымда кебек... Ул берни дә дәшми, тик ул монда...Ул бик еракта, шул ук мизгелдә ул бик тә якын...
    Үстергән кешеләрегезгә һәрвакыт рәхмәтле булыгыз! Алар бүләк иткән һәр мизгелне күңелегездә саклагыз! Алар бик еракта дип уйлый күрмәгез, алар безнең янәшәдә, алар безнең күңелләрдә !!!
    Лия Мөхәммәтгарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев