Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биеш мәктәбендә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына роайонкүләм волейбол ярышлары узды

Волейбол уеннары 12нче тапкыр оештырылды.

(18 ноябрь, “апастово-информ”). 
Ярышларда 9 команда катнашты. Яшь волейболчыларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина сәламләде. Районның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән укытучы, Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов яшьләрне спортка тартуны, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны да төп максат итеп куя. Аның иганәчелегендә узучы волебол ярышлары районда матур традициягә әверелде.Быел ул 12нче тапкыр оештырылды, районара күләмдә узды. Биредә Буа районы командалары да катнашты.
“Максатым – яшь буынны тәрбияле, сәламәт итеп тәрбияләү. Волейбол ярышлары да спортка карата кызыксыну уяту, аралашу чарасы булып тора”, - диде Зөфәр Зәмдиханов.
Зөфәр Зәмдихановка район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерелде һәм  Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ярышлар көн дәвамында барды. Иң җитез һәм оста уенчылар беренчелекне яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев