Биеш урта мәктәбендә районкүләм бадминтон ярышлары узды
Барлыгы 12 мәктәп командасы ике категориядә көч сынашты.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
Ярышлар гадәттәгечә, оешкан төстә, матур узды. Беренче, икенче, өченче урыннар өчен көрәш көчле барды. Җиңүчеләр Дипломнар, медальләр һәм кубиклар белән бүләкләнделәр.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча кече яшьтәгеләр арасында беренче урынны Иске Йомралы, икенче урынны Каратун, өченче урынны Бакырчы мәктәбе алды. Урта төркемдә беренче урында - Табар-Черкене, икенче урында - Каратун, өченче урында - Иске Йомралы мәктәпләре.
Район мәгариф бүлеге районкүләм ярышлар уздыручы Биеш мәктәбе җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев