Биеш мәктәбе укучылары “КидСпейс” һөнәрләр шәһәрчегенә сәяхәт кылганнар
Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы ниндидер һөнәр үзләштерү өчен укуын төрле юнәлештә дәвам итә. Берәүләр югары уку йортына юл тота, икенчеләре техникум-училищеларга укырга керә. Укучылар арасында нинди фәннән имтихан бирергә, нинди һөнәр сайларга дип аптырап калучылар да була. - Сер түгел, бүгенге көндә ата-ана да, бала үзе дә Бердәм Дәүләт Имтиханы...
Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы ниндидер һөнәр үзләштерү өчен укуын төрле юнәлештә дәвам итә. Берәүләр югары уку йортына юл тота, икенчеләре техникум-училищеларга укырга керә.
Укучылар арасында нинди фәннән имтихан бирергә, нинди һөнәр сайларга дип аптырап калучылар да була.
- Сер түгел, бүгенге көндә ата-ана да, бала үзе дә Бердәм Дәүләт Имтиханы бирүдән куркып кала һәм 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң ДЙА (монысы БДИдан катлаулырак та әле) төрле һөнәр училищеларына бара, һөнәр үзләштерә, җәмгыятькә файда китерә. ДЙА тапшырган укучыларыбызның шактые районыбыздагы аграр көллияттә белем ала. Көллият белән тыгыз элемтәдә торабыз. Көллият җитәкчесе Фаил Курамшин һәм көллиятнең тәрбия эшләре урынбасары Гөлнара Фәхретдинова мәктәбебез укучыларына һөнәр үзләштерү юнәлешендә ике шәһәргә экскурсия ясау мөмкинлеге тудырдылар. 29нчы сентябрьдә 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары Буа шәһәрендәге шикәр заводында булып кайтсалар, 17нче октябрьдә 7нче һәм 8нче сыйныфлар Казан шәһәрендәге "Казан-Арена" стадионы бинасының бер өлешен биләп торучы "КидСпейс" махсус балалар өчен һөнәрләр шәһәрчегенә экскурсиягә барды. Биредә барлыгы 20 станция эшли. Мәйданда чып-чын тормыш кайный - балалар һөнәр үзләштерә, эшкә урнаша, акча эшли һәм күңел ача. Укучыларыбызның төрлесе төрле станциягә кереп шәһәрчектә уйный-уйный күмәч пешерергә, сабын кайнатырга, машина ремонтларга һәм башка төрле һөнәрләрнең серләренә төшенергә өлгерделәр. Биредәге бизәлеш, эш юнәлешләре аларга бик ошады. Ә юлда кайтканда һәрберсе үзенең киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаклары турындагы хыяллары белән уртаклашты. Биеш урта мәктәбе администрациясе шундый тәрбияви, эшлекле экскурсияне оештыручыларга, шулай ук автобус шоферына олы рәхмәт белдерә, - дип хәбәр итте Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев