Биеш мәктәбе укучылары Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов турында белемнәрен арттырды
Укучыларның каникуллары күңелле, имин һәм файдалы узуга мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертте.
(7 ноябрь, “Апастово-информ”).
Укучылар каникул көннәрендә китапханәдә кунакта булдылар. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шулай ук Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов исемендәге урам буйлап сәяхәт итеп, батыр авылдашлары турындагы белемнәрен арттырдылар. Бу хакта мәдәният хезмәткәре Наталья Васильева хәбәр итте.
Укучылар Дмитрий Горбунов исемендәге урам буйлап узганда горурлык хисе кичерделәр. Герой авылдашлары турында мәгълүматлар ишеттеләр, үзләре дә аның турында сөйләделәр.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев