Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биеш мәктәбенең яшь артистлары

10 ноябрьдә Биеш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Бикмөхәмәтова Рузилә, 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика мәктәпләре бәйгесенең зона турында катнаштылар. Драматург иҗатына таянып, балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбиятка,...

10 ноябрьдә Биеш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Бикмөхәмәтова Рузилә, 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика мәктәпләре бәйгесенең зона турында катнаштылар. Драматург иҗатына таянып, балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тарту максатында үткәрелүче зона туры Буа шәһәренең ял итү үзәгендә үтте. Бирегә Буа, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнары мәктәпләренең театр сөюче укучылары һәм аларның остазлары җыелды. Алар өч төрле яшь категориясендә "Спектакльдән җыр", "Спектакльдән өзек" һәм "Спектакльдән монолог" номинациясе буенча сәләтләрен сынады. Рузилә зур осталык белән Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" комедиясеннән асрау кыз Гайни монологын башкарса (җитәкчесе - Гибасева Э. М), Камилә исә татар драматургиясе классигының күпме карасаң да туеп булмый торган «Зәңгәр шәл»еннән ат карагы Миңлегали образын тәкъдим итте (җитәкчесе - Курамшина И.И). Алар бу рольләрне бөтен күңелләрен биреп, тулысынча аңлап чыгыш ясадылар һәм көчле алкышлар белән кабул ителделәр.Укучыларның чыгышларын Кәрим Тинчурин театры артистлары җитәкчелегендәге жюри бәяләде.Нәтиҗәдә, Камилә финал турына үтеп, 8 декабрьдә "Ул кабызган утлар балкышы" дип аталган зур концерт-тамашада тагын бер кат үзенең осталыгын күрсәтте һәм 2 урынга лаек булды. Диплом, буклетлар, театр галстугы белән бүләкләнде . Кызларга киләчәктә дә шундый бәйгеләрдә күбрәк катнашып, мәктәпнең, районның горурлыклары булуларын телим.

Курамшина Илсөяр, Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев