Биештә "Җырларым, сез шытып йөрәгемдә..." дип аталган кичә узды
Рәхимсез сугыш афәте турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән бүгенге яшь буында туган Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү ата-ананың, тәрбиячеләрнең, укытучыларның һәм китапханәчеләрнең төп бурычы. 15 февральдә Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булды. Шул уңайдан, авылыбызның мәдәният йортында укытучылар белән берлектә китапханәче Гөлнур Илалова...
Рәхимсез сугыш афәте турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән бүгенге яшь буында туган Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү ата-ананың, тәрбиячеләрнең, укытучыларның һәм китапханәчеләрнең төп бурычы. 15 февральдә Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булды. Шул уңайдан, авылыбызның мәдәният йортында укытучылар белән берлектә китапханәче Гөлнур Илалова "Җырларым, сез шытып йөрәгемдә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Сәхнәнең бизәлеше үк тамашачыны үзенә җәлеп итте, экранда Муса Җәлилнең тормыш юлына, иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.
"Җырларым" җыры белән башланып киткән бу чарада укучылар шагыйрьнең бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр, кайберләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Тамашачыларга, алар арасында район китапханәсеннән килгән кунаклар да бар иде, һәрбер чыгыш ошады, аеруча Аделина Закирова башкаруындагы "Солдатлар" җыры күңел кылларын тибрәтте, күзләргә яшь тулды. Укучыларыбыз кыска гына вакыт аралыгында никадәр патриотик тәрбия алды.
Фирая Хисамова, Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев