“Әбиләр кайгыртуы” акциясе дәвам итә
Акциягә районыбыз өлкәннәре дә бик теләп кушыла.
( 5 август, “Апастово-информ”).
“Әбиләр кайгыртуы” акциясенә районыбызның ветераннар Советы һәм районыбызда яшәүче күп кенә өлкәннәребез дә бик теләп кушыла.
Район мәдәният йортлары каршында эшләп килүче “Алтын куллар” түгәрәкләренә йөрүче өлкәннәр аеруча активлык күрсәтә.
“Акциядә катнашырга теләк белдерүче өлкәннәребез көннән- көн арта бара. Алар кичләрен носкилар, шарфлар һәм жилетлар бәйләп, авыр хәлдә калган Донецк һәм Луганс халкына тапшыруларын үтенәләр. Күңел җылысы кушып эшләнгән кул эшләребез мохтаҗларга килеп ирешүләренә ышанабыз. Акцияне оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип хәбәр итә Олы Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.
“Озак та үтмәс, кышкы салкыннар да җитәр. Җылы әйберләребез мохтаҗларга бик кирәк булачак. Пенсионерларыбыз районкүләм, республикакүләм төрле акцияләрдә еш катнашалар. Әлеге акциягә дә мәрхәмәт һәм сөенеч бүләк итәбез дип бик куанып кушылдык”, - дип билгеләп үтте ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Игелекле акциядә Кызыл Тау, Урта Балтай, Олы Бакырчы, Сатламыш авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәр аеруча активлык күрсәтте.
Район буенча бүгенге көндә барлыгы 150 бәйләгән кул эшләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев