Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бирешергә уйламагыз да! (Кыскача йолдызнамә)

Зур мөмкинлекләр вакыты җитә. Аны тулы көченә файдаланып калырга тырышыгыз. Сөенеч китерүчене дә сөендерергә онытмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Үзегезгә теләгәнчә эшләргә бик теләсәгез дә, аерым бер кагыйдәләрне үтәргә туры килер. Кирелек белән беркемне дә җиңә алмассыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  Зур мөмкинлекләр вакыты җитә. Аны тулы көченә файдаланып калырга тырышыгыз. Сөенеч китерүчене дә сөендерергә онытмагыз. 
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сезне борчыган мәсьәләләрне чишәргә һич уйламаган кеше булышыр. Киләчәккә максатлар куюдан  курыкмагыз. 
Кысла (22 июнь – 22 июль) Яңа белемнәр алырга иренмәгез. Аларны куллану сезнең тормышыгызны бик күпкә җиңеләйтәчәк. 
Арыслан (23 июль – 23 август) Бирешергә уйламагыз да! Үҗәтлек, кыюлык һәм тырышлык кебек сыйфатларыгыз сезгә әллә нинди кыен мәсьәләләрне дә ерып чыгарга ярдәм итәр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кискен карарлар кабул итмәгез! Бу арада агым уңаена йөзсәгез, яхшырак булыр. Сәламәтлегегезне  кайгыртырга кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезнең бәхетегездән бик күпләр көнләшә. Күп сөйләшмәгез! Эш буенча сәфәрнең романтик мөнәсәбәтләр башлангычы булуы ихтимал.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Үзегезнең оештыру сыйфатларыгызны күрсәтергә курыкмагыз, тирә-юньдәгеләрне уртак мәнфәгатьләр белән берләштерегез.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Ташка башны бәргәч, таш түгел, баш ватыла! Артык борчылудан, ашыгыч карарлар кабул итүдән файда юк. Аз гына сабыр итегез, бар да яхшы булыр!
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Хыялыгызны тормышка ашырыр чак җитте! Кичекмәстән җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Нәтиҗәсе сез көткәннән дә шәбрәк булыр. 
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Хисләрегезне йөгәнләргә тырышыгыз, югыйсә, сезнең кәефегезнең бертуктаусыз үзгәреп торуы, янәшәдәгеләрне куркуга салуы бар.
Балык (19 февраль – 20 март) Һәр кешене кызыксындыра алырлык сөйләшү темасын сайларга өйрәнегез. Матур сөйләм дәресләре дә артык булмас!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/biresherg-uylamagyz-da-kyskacha-yoldyznam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев