Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бишенче хоккей уеннары сезонына старт бирелде

“Алтын алка“ Боз Сарае быелга хоккей сезонына бик яхшылап әзерләнде. Бу җәйдә аның бозы эретелеп яңадан ясалды.

-Без Апас хоккей клублары Лигасы Кубогына ярышларны моннан 4 ел элек башлаган идек, беренче сезонда нибары 4 кенә команда ярышты. Кечкенә генә юбилеебыз-(АЛХЛ оешканга быел 5 ел тулды) уңаеннан игълан ителгән бишенче уеннар сезонында инде 9 команда катнашырга теләк белдерде,- диде ярышларны ачу тантанасында Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов. –Узган елгы сезонда Кубок Апаста оешкан “Метеор“ хоккей командасында калды.

Кама Тамагыннан АЛХЛ Кубогына бишенче уеннар сезонына дүрт команда килде. Күршеләребездә әлегә ябык, ясалма бозлы спорт корылмасы юк. Шулай ук Татарстанның Тау ягы дип йөртелүче Югары Ослан, Тәтеш, Кайбыч районнарында да ябык Боз Сарайлары төзелмәгән. Чүпрәле районында температура плюс 5 градустан артмаганда гына хоккей уйнарлык ясалма бозлы ябык бина бар. Буада ябык Боз сарае бездән алдарак төзелде. Апас “Алтын алка“ Боз Сарае Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында 2012 елда ачылды.

-Безнең “Алтын алка“ ны үзләрендә ябык, ясалма бозлы Спорт Сарайлары булмаган район хоккей сөючеләре командалар килешү төзеп күнегүләр, уеннар үткәрү өчен сәгатьләп арендага алып торалар. Шул ук шартларда Апаска Казан, Ульяновск һәм башка шәһәр-районнардан хоккей клублары да килгәне бар. Бу район казнасы өчен дә файдалы, әлбәттә,-ди районның яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

22 сентябрьдә АЛХЛ Кубогына бишенче сезонны башлап җибәрү тантанасында ул барлык команда капитаннарын бозга чакырып, беренче алканы уенга кертте.

Хәерле сәгатьтә!

 АЛХЛ Кубогына бишенче уеннар сезоны киләсе елның февраль аенда, Ватан сакчылары көннәрендә төгәлләнер дип фаразлана.

-Бүгеннән башлап һәр атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә уеннар сериясе үткәрәчәкбез. Апас тамашачыларын көтеп калабыз, командаларга көч биреп торуыгыз уенчыларга бик тә кирәк,-дип чакыра Рамил Мөхетдинов.

Ришат Җамалиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев