Реклама
Җәмгыять
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зиннәт ага Хәйруллин күчтәнәчләр алды
Шәмбалыкчы авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, әле җәй көне генә 99 яшьлеген каршылаган, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал, Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы Зиннәт ага Хәйруллин өлкәннәр көне уңаеннан район җитәкчелегенең котлауларын һәм күчтәнәчләрен кабул итте.
(4 октябрь, “Апастово-информ“).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин янәшәсендә кабат ерактагы яшьлеген, шанлы һәм данлы хезмәт елларын искә алды.
“Төрле чорны үтәргә туры килде. Ләкин намусыма тап төшермичә эшләдем, үз көчем белән уңышларга ирештем. Бүген дә кадерле булып яшим“, - диде Зиннәт ага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев