Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болай эшләсәк, 15 майга районда язгы чәчү эшләре тулаем төгәлләнәчәк

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 12 майга басуларда барлыгы 23543 гектар язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Бу барлык эш планының 81 проценты дигән сүз. Шул исәптән, чәчелгән язгы сабан культураларының 7950 гектары арпа, 4970 гектары бодай, 2113 гектары борчак, 260 гектары солы, 3940 гектары бер еллык, 1850 гектары...

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 12 майга басуларда барлыгы 23543 гектар язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Бу барлык эш планының 81 проценты дигән сүз. Шул исәптән, чәчелгән язгы сабан культураларының 7950 гектары арпа, 4970 гектары бодай, 2113 гектары борчак, 260 гектары солы, 3940 гектары бер еллык, 1850 гектары күп еллык үләннәр тәшкил итә. Бүгенгә шикәр чөгендере 2460 гектарга чәчелде. План үтәлеше-82 процент. Барлыгы 13600 гектарда уҗымнар тамырдан тукландырылды, план 100 процент күләмендә үтәлде. Барлыгы 40000 гектар мәйданда вакытында дым капланды.Чәчүлек басуга тиешенчә эшкәртелеп һәм әзерләнеп кенә чыгарыла, бүгенгә 5000 тонна орлык инкрустацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев