Болгаер бүлекчәсе кыр хезмәтчәннәрен хөрмәтләде
Болгаер бүлекчәсендә язгы кыр эшләре оешкан төстә барды. Хезмәткәрләр көнне-төнгә ялгап хезмәт итте.
(31 май, “Апастово-информ“).
“Эш ике сменада оештырылды. Авылдашларыбыз намус белән хезмәт итте. Аларның хезмәтләрен күрә белү һәм хөрмәтләү – безнең бурычыбыз“, – ди Болгаер бүлекчәсе идарәче Нияз Гайфуллин.
Язгы эшләр төгәлләнгәч, хезмәткәрләрне хөрмәтләү бүлекчәдә традициягә кергән. Алар быел да мул сыйлы табыннар артында җитәкчелектән рәхмәт сүзләре кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев