Реклама
Җәмгыять
Болгаер җирлегендә студентлар очрашты
Зур Болгаер авыл клубы белән берлектә,, "Студент чак-гаҗәеп бер дөнья ‘’ исемле югары сыйныф укучылары, югары уку йортларында укучы яшьләр катнашында кичә үтте.
Яшьләр мәктәп елларына кайтып кызыклы сорауларга җавап бирде, табышмакларга карата да зирәклекләрен күрсәтте. Шигьри юлларның төшеп калган сузләренә үзенчәлекле юллар таба белде алар.
"Бик тирән эчтәлекле хатлар яздылар, исәп-хисап ягында сынап карадык.
Егетләрне аш-суга осталыкларын да тикшердек.Берсеннән-берсе кызыклы уеннарда да бик теләп катнашты яшьләребез. Төрле бүләкләр оттылар. .Кичә ахырында бергә биеп алдык .Бугенге бәйрәм яшьләр куңелендә мәңге истә калсын дигән теләктә калдык, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев