Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз һәм Чүрибураш авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде

Пәнҗешәмбедә Каратун һәм Апаста халык җыеннары уздыру көтелә, җитәкчеләргә сорауларыгызны әзерли торыгыз 14 ноябрьдә Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз һәм Чүрибураш авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм урынбасарлары, оешма-учреждение, аерым хезмәтләр җитәкче -белгечләре катнашында бик файдалы үткән бу җыеннарда сораулар...

Пәнҗешәмбедә Каратун һәм Апаста халык җыеннары уздыру көтелә, җитәкчеләргә сорауларыгызны әзерли торыгыз

14 ноябрьдә Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз һәм Чүрибураш авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм урынбасарлары, оешма-учреждение, аерым хезмәтләр җитәкче -белгечләре катнашында бик файдалы үткән бу җыеннарда сораулар бик күп яңгырады. Аларның һәммәсе язып алынды һәм район башлыгы катнашында тикшерелеп, конкрет җаваплар әзерләнәчәк. Авыллар халкын аеруча урам утлары, су һәм юл мәсьәләләре борчый. Агрофирма җитәкчелегенә дә сораулар шактый күп. Быел халыктан җыелган үзара салым акчаларының кайчан һәм ничек кулланылуы һәм 2018 елга эш планнары турында һәр авыл җирлеге башлыгы отчетлары да кызу гына бәхәсләргә китерде.

Бүгенгә мондый җыеннар 20 авыл җирлегендә график нигезендә нәтиҗәле итеп үтте дип билгеләп үтәргә мөмкин. Авыл җирлекләрендә 2018 елга үзара салым фонды туплау, атна ахырында шуңа турыдан-туры бәйләп узачак районкүләм референдумга чыгарылачак сораулар каралды. Январь аенда район авыл җирлекләрендә РФ Президентын сайлауга караган аерым җыеннар үткәрү турында килешенде.

Һәр оешма җитәкчеләре, баш белгечләр үз тармаклары буенча урыннарда эшләүче бюджет сферасы хезмәткәрләре белән очрашты. Аеруча районның баш табибы Алмаз Алиуллин, район мәдәният бүлеген җитәкләүче Рөстәм Мингазиев, мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина. район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Илдар Вәлиев бу яктан бик актив булды.

(Авыл җыенары турындагы киңәйтелгән язма-"Йолдыз" битләрендә.)

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев