Болынбалыкчы авылында гомер итүче Мәръямбанәт әби Садриева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
1198
0
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге, "Рәхимов" хуҗалыгы вәкилләре дә тәбрикләп бүләкләрен бирделәр. Балалары әниләренең юбилеена багышлап бик матур шигырь дә язганнар. Әниемә Әллә әнием җәйдә тугангамы Җылы җәйдәй салмак сулышың. "Балаларым", - диеп сөйләп китсәң, Җырчы кошлар...
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге, "Рәхимов" хуҗалыгы вәкилләре дә тәбрикләп бүләкләрен бирделәр.
Балалары әниләренең юбилеена багышлап бик матур шигырь дә язганнар.
Әниемә
Әллә әнием җәйдә тугангамы
Җылы җәйдәй салмак сулышың.
"Балаларым", - диеп сөйләп китсәң,
Җырчы кошлар сыман тавышың.
Кайткан чакта көләч йөзең белән,
Чыгасың син каршы алырга.
90 яшьлегеңә атла әле
Курыкмыйча, әйтеп Бисмилла.
Гомерелга шаулап ага диеп,
Моңсуланма әни син бер дә.
Бүгенгәчә һәрчак көчле булдың,
Төз, матур бул шулай гомергә.
Сынар чакларыңда, сыгылмадың,
Хәсрәт сине эзләп тапканда.
Урамга чыгып сөрән салмадың син,
Кайгы җиле тәрзәң какканда.
Яшьли килеш ялгыз калгансың син,
Дүрт балаңны алып кочакка.
Ничек түздең, кемнән ярдәм көттең,
Ни уйладың әнием ул чакта.
Парлыларны күреп сыкрангансың,
Ялгызларның хәлен кем аңлый?
Сыңар канат, сыңар була инде,
Талпынса да ерак очалмый.
Хәсрәт уты ялгыз янмый диләр
Алдагысы безгә караңгы.
Җәрәхәткә тозлар сипкән кебек
Югалттың син ике балаңны.
Юанычың булып тик без калдык
Ике кызың, ике күз нурың.
Йомшак куллы әниебез дә син,
Әти урынына да син булдың.
Бар көчеңне куеп тырыштың син,
Бассыннар дип тизрәк аякка.
Һәр әйтелгән изге теләкләрең,
Әле дә чыңлый безнең колакта.
Ул чаклардан бик күп еллер үтте,
Кабат кайттык туган якларга.
Хисле йөрәк, изге теләк теләп,
Юбилеең белән котларга.
Әй әнием! Рәхмәтләрдән башка,
Юктыр сыман минем бер сүзем.
Булсам иде диеп көнләшәм мин,
Синдәй матур, сабыр һәм түзем.
Ходай сиңа бирсен сәламәтлек
Туар таңның бары яктысын.
Һәр иртәдә бары шатлыклардан,
Сөенечтән йөзең балкысын.
Ашның тәме, өйнең яме бит син,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Эшчән, уңган, тырыш Мәръям булып,
Яшә әле әни гомергә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев