Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болынбалыкчыда каз өмәсе

Болынбалыкчы авылы мәдәният йортында каз өмәсе узды. Сәхнә авыл өен хәтерләтеп бизәлгән. Бер читтә авыл миче эшләнгән, анда өмәчеләр өчен хуҗабикә коймак пешереп тора. Ә җырга-моңга оста җирле артистлар бөтен шартын китереп, элекке йолаларыбызны яңартып өмә үткәрделәр. Нурдания Мөхәммәтҗанова, Резеда Саттарова, Фәрдүнә Хисаметдинова, Гөлинә Моталлапова, Гөлсөяр Кәлимуллина, Тәнзилә Латыйпова, Гөлнара...

Болынбалыкчы авылы мәдәният йортында каз өмәсе узды. Сәхнә авыл өен хәтерләтеп бизәлгән. Бер читтә авыл миче эшләнгән, анда өмәчеләр өчен хуҗабикә коймак пешереп тора. Ә җырга-моңга оста җирле артистлар бөтен шартын китереп, элекке йолаларыбызны яңартып өмә үткәрделәр. Нурдания Мөхәммәтҗанова, Резеда Саттарова, Фәрдүнә Хисаметдинова, Гөлинә Моталлапова, Гөлсөяр Кәлимуллина, Тәнзилә Латыйпова, Гөлнара Садыйкова, Гүзәл Дәүләтшина, гармунчы Алмаз Вафин җырладылар да, биеделәр дә. Каз канаты да ясадылар, төрле уеннар белән ямьләндерделәр. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.

Тулырак язма газетада.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев