Реклама
Җәмгыять
Болын-Балыкчыда атказанган колхозчы Фәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышлары узды
Авылның иң хөрмәтле кешесе, атказанган колхозчы Фәрит Рәхимов хөрмәтенә һәм якты истәлегенә багышланган көрәш турниры быел 10нчы тапкыр ТАССРның 100 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды.
(9 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Болын-Балыкчы мәктәбенең спорт залы көрәш мәйданына әверелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Фәрит Рәхимовның улы Рәмис Рәхимов һәм оныгы Фәрит Рәхимов яшь көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләделәр.
“Бу гади ярыш кына түгел. Ә яшьләр өчен зур тәрбияви чара да булып тора. Бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыруны максат итеп куйдык. Әтиебез Фәрит тә спортны үз итеп яшәде. Көрәшче дә, хөкемдар да булды. Ул идарә иткән чорда авылдашлар арасында да спорт сөючеләр күп булды. Без дә аның традицияләрен дәвам итеп, ел саен көрәш ярышы оештырабыз”, - дип белдерде Рәмис Рәхимов.
Районыбызның яшь көрәшчеләре кемләмдә бил алышты. Иң көчлеләр махсус бүләкләргә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев