Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болын-Балыкчы авылында гомер кичерүче Садыйковлар республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесендә җиңү яулады

Гаилә акчалата бүләккә ия булды.

(1 март. “Апастово-информ”).


Болын-Балыкчы авылында яшәүче Гөлнара Садыйкова гаиләсенең нәсел тамырлары бик ерак үткәннәргә барып тоташа. 15нче, 16нчы гасырларда аның бабалары, башкорт-уйгыр күчмә кабиләләре булып, Зәй, Шушма буйларында яшәгән. Аннары алар Иван Грозныйның чукындыру сәясәтеннән качып, Болын-Балыкчы авылының уңдырышлы җирләренә килеп төпләнгән. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Нәселләрендә кирпеч сугу, мич чыгару осталары булган.
“Без нәселебезнең, гаиләбезнең үткәненә хөрмәт белән карыйбыз. Әби-бабаларыбыз да безнең өчен үрнәк булып тора. Элек-электән гаиләбез хезмәтне үз итеп яшәгән. Әйтик, Закир бабай Фатыйхов атаклы комбайнчы, депутат булган. Бик күп дәүләт бүләкләре алган. Ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, алтын һәм көмеш медальләргә ия булган. Хәзер исә аның эшен “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов дәвам итә. Нәселебездә кул осталары күп булган. Бабаебызның үз кулы белән ясалган мич табасы әле дә саклана. Аның ярдәмендә мич юкалары, кабартмалар, ипи пешерәбез. Еракларда, илнең төрле төбәкләрендә, шәһәрләрендә сибелеп яшәгән туганнар белән ел саен диярлек очрашабыз. Күңелле гаилә бәйрәме оештырабыз. Бер-беребез белән аралашып, балачактагы күңелле хатирәләрне барлыйбыз. Туганлык җепләрен нык тотабыз” - дип таныштырды Гөлнара Садыйкова.
Садыйковлар гаиләсе нәсел тарихын, берничә буынны берләштергән шәҗәрәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесенә дә тәкъдим итте. Гаилә бәйгенең муниципаль турында җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев