Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Болын-Балыкчы авылында – шатлыклы вакыйга

Авылга илтүче төп юл сыйфатлы итеп салынып, кулланышка тапшырылды.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).


Болын-Балыкчы авылы җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов белдерүенчә, юл федераль программа нигезендә яңартылган.
Юл төзү эше ике этапта башкарылды, барлыгы 25 миллион сум акча сарыф ителде. Асфальт юлның озынлыгы 1 км. Ул авыл башыннан алып мәктәпкә кадәр салынды, - дип белдерде Болын-Балыкчы авылы җирлеге башлыгы.
Болын-балыкчы авылында 485 кеше яши. Авылда күпчелек язмышларын туган җирләре белән бәйләгән кешеләр гомер кичерә. Флера апа Хәсәнова да бөтен гомерен туган авылына багышлаган.
- Шушы авылда туып-үстем. Озак еллар фермада хезмәт иттем, сыер савучы булып эшләдем. Шушы юлдан һәр көн саен яраткан эшемә йөрдем. Биш кыз үстердем. Аллага шөкер, авылыбыз яши, яңара. Утыбыз, газыбыз бар. Рәхәтләнеп, сәламәт булып яшәргә насыйп итсен, - дип тели ул.
40 ел Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Мәдинә апа Сәмигуллина 7 ел элек туган авылына күченеп кайткан.
- Беркайчан да авылымнан аерылмадым. Бик еш кайтып йөрдем. Лаеклы ялга чыккач, әнием янына кайттым. Әниемә 93 яшь. Аны тәрбиялим. Ветераннар Советын җитәклим. Авылыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр арта. Менә юллы да булдык, - дип сөенече белән уртаклашты ул.
Болын-Балыкчы авылы халкы бердәм булып яши. Җирлек башлыгы Ленар Гайнетдинов белдерүенчә, соңгы вакытта авылдашлар үзара салым җыю эшендә дә активлык күрсәтәләр.
- Үзара салым акчасына урамнарга таш юл салу эше быел да оешкан төстә башкарылды , - диде Ленар Гайнетдинов.

Реклама

#яшәавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев