Болын-Балыкчы һәм Кормаш авылы халкы гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен керткән
Бу көннәрдә районда Лисичанск шәһәренә озату өчен гуманитар ярдәм җыю бара.
(20 июнь, “Апастово-информ”).
Изге эшкә Болын-Балыкчы һәм Кормаш авылларында яшәүчеләр бик теләп кушылган. Авыл халкы көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, кием-салымнар китергән. Алар авыл җирлеге бинасында тупланып, җирлек башлыгы Ленар Гайнетдинов тарафыннан “Алга” яшүсмерләр клубына илтеп тапшырылган. Бу хакта Болын-Балыкчы авылы җирлегеннән хәбәр иттеләр.
“Гуманитар ярдәм җыюга Болын-Балыкчы һәм Кормаш авылында яшәүчеләр бик теләп кушылдылар. Һәркем диярлек үз өлешен кертте. Барлык авылдашларга, җирлек халкына рәхмәтемне җиткерәм”, - диде авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев