Болынбалыкчы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Ленар Гайнетдинов билгеләнде
Район башлыгы Айрат Җиһаншин аңа яңа вазифада уңышлар теләде.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Ленар Гайнетдинов югары белемле. Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге алган.
Соңгы вакытта Апас-мол берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе идарәчесе булып эшләде. Ленар Минзәед улы гаиләле. Улы һәм кызы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев