Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчыда яшәүче Гөлнара Садыйковага тегүчелек сәләте әбисеннән күчкән

Сәхнәдә очып-очып биюче Гөлнара Садыйкованы танымаучылар сирәктер.

(2 апрель, “Апастово-информ“).


Боек күңелләрне дә елмайта ул биюләре белән. Тормышта да баскан җирдән ут чыгара ул. Җитез, тырыш, уңган һәм сәләтле хуҗабикә. Барысына да өлгерә: терлеген дә карый, сыерын да сава, каймагын чыгартып, кортын, эремчеген дә ясый. Шул ук вакытта кул эшләренә вакыт таба. Гаиләсен көйләп, йорт мәшәкатьләреннән арынып, клубка чыгарга да өлгерә. Матур итеп рәсемнәр ясый, тәмле итеп ашарга пешерә.



“Мин үзем кечкенәдән сәхнәгә тартылсам да, тегүчелек һөнәрен үзләштерергә туры килде. Бүгенге көндә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Үзләштергән һөнәрем тормышта да, эшемдә дә ярдәм итә. Бию түгәрәгенә йөрүче балаларга да киемнәрне үзем теккән бар“, – ди ул.

Гөлнараның үзенең дә киемнәре үзенчәлекле. Ул беркайчан кешене кабатламый. Сатып алган киемнәрен дә үзгәрергә тырыша. Тегүчелек сәләте аңа әбисеннән күчкән. Нәселләрендә дә тегүчеләр бар.

“Ошатып алам, ләкин үземчә үзгәртәм. Булган киемнәрдән комплектлар ясыйм, үз моделемне булдырырга тырышам. Каядыр челтәр, бизәк, ташлар куям, кечкенәртәм, зурайтам, якалар өстим. Киемгә туры китереп калфаклар да ясап куям“, – ди үзе.

Гөлнара Садыйкова 18 елдан бирле мәдәният өлкәсендә эшли. Сәхнәдән көч ала, гаиләсендә тынычлык таба ул.

“Хыялым тормышка ашты дип уйлыйм. Эшемне бик яратам. Быел Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдым. Яшәүдән тәм табып, тормышны яратып яшим. Гел күтәренке кәефтә булырга тырышам. Кешеләргә дә яхшы кәеф бүләк итәсем килә“, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев