Болынбалыкчы авылында Сабан туена бүләкләр җыйдылар
Сабан туеның күркәм йоласында олысы-кечесе бердәм булып катнашты.
(29 май, “Апастово-информ”).
Болынбалыкчы җирлегендә дә “Сөлге җыю” йоласы башланып китте. Күркәм йолага халык бик теләп кушылды. Милли йола үзе бер тамашага әверелде. Ул мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләре, халыкның матур теләкләре белән бергә үрелеп барды.
“Җырлап-биеп урамнар буенча үттек. Авылдашлар өйләреннән бүләкләр алып чыктылар, рәхәтләнеп татар көйләренә биеп тә алдылар”, - дип хәбәр итте авыл мәдәният йорты мөдире Ләйсән Җәләлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев