Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш авылы балалары көзге каникулларын күңелле һәм файдалы уздыра

Авыл мәдәният йортында балалар өчен “Күңелле стартлар” уеннары оештырылды.

(3 ноябрь, “Апастово-информ”). 
 



“Биредә авыл балалары белән беррәттән, шәһәрдән ялга кайткан балалар да катнашты. Төрле хәрәкәтле уеннар, җитезлекне сыный торган ярышлар белән вакытның узганы сизелми дә калды. Балалар чын күңелдән сөенә-сөенә, үзара аралашып, уеннарда катнаштылар. Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга кекенә генә бүләкләрен тапшырдылар. Өлкәнрәк балалар өчен мәдәният йортында өстәл уеннары ярышлары оештырылды. Балалар теннис һәм бильярд уйнадылар. Биредә алар үзара көч сынаштылар, ярыштылар, яшь дусларын да өйрәттеләр. Шулай ук домино уеннарын да бик яратып уйнадылар. Киләчәктә дә мондый очрашулар мәдәният йортыбызда булыр дип өметләнеп калабыз”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева һәм ярдәмчесе Фидания Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев