Әҗем авылы батыр улын каршы алды
Махсус хәрби операциядә катнашучы Ильмир Әсхәтов кыска вакытлы ялга кайтты
(12 сентябрь, “Апастово-информ”).
Ильмир укучылар һәм укытучылар белән аралашты, үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште. Класс җитәкчесе Галия Әсхән кызы матур истәлекләре белән уртаклашып, үзенең теләкләрен әйтеп үтте. Мәктәп директоры Динә Хәйдәр кызы Ильмирның дәү әнисе чиккән, бик тә истәлекле тарихы булган кулъяулыкны Ильмирга тапшырып, аңа ихлас теләкләрен җиткерде.
“Илебезнең тынычлыгын саклап, яу кырында сакта торучылар белән без горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып, Ильмирның һәм аның иптәшләренең туган якларына тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез. Ильмир кебек батыр егетләребез булганда, Җиңү, һичшиксез, безнеке булыр!”, - дип тели Борнаш мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев