Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш авылы музее бишек җырлары бәйгесе игълан иткән

Гаилә елы уңаеннан, Борнаш авылы музеенда “Бишек җыры- халкым рухы” бишек җырлары бәйгесе бара.

(22 апрель, “Апастово-информ”).


Бәйгедә балалар да, олылар да катнаша. Алар бишек җырларын тәкъдим итә.
“Бәйгегә иҗат эшләре килүен дәвам итә. Катнашучыларыбыз төрле һөнәр ияләре. Алар үзләре дә бишек җырларын тыңлап үсүче әниләр. Бүген инде үзләренең оныкларын шулай җырлап йоклаталар”, - ди музей җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев.
Борнаш авылы музее кызыклы чаралар оештырып халыкны җәлеп итә. Әлеге бишек җырлары бәйгесе дә шундый үзенчәлекле чараларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев