Борнаш киленнәре әзерләгән өй токмачы кабул итү пунктына тапшырылды
Борнаш авылы музеенда уңган хатын-кызларның җыелып токмач басуы турында язган идек инде.
(6 февраль, “Апастово-информ”).
Мобилизацияләнгән хәрбиләргә әзерләнгән өй токмачлары махсус тартмаларга тутырылып кабул итү пунктына килеп иреште.
“Егетләргә тәмле итеп ашарга язсын һәм бәйрәм күчтәнәче булсын. Кыю егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бүгенге көндә һәрберебезнең изге теләге бу, - диде музей директоры Искәндәр Минһаҗев “Алга” яшүсмерләр клубына килгәч.
Авылның уңган киленнәре бу эшкә бик теләп кушылган. Алар берсеннән-берсе оста һәм изге күңелле булулары белән аерылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев