Борнаш мәктәбе укучылары “Апастово-информ”да кунакта
Борнаш урта мәктәбе укучылары чираттагы сәяхәтләрен район үзәгендә уздырды.
(25 май, “Апастово-информ”).
Алар районның туган якны өйрәнү музее белән танышты, “Апастово-информ”да кунак булды.
Укучылар укытучы апалары ярдәмендә “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы һәм “Апас хәбәрләре” редакциясе белән танышты. Биредә эшләүчеләр белән очраштылар.
Яңа гына төзекләндерелгән бинада эш шартларын карадылар. Газетаны ничек басмага әзерләү, сайтка хәбәрләрне урнаштыру, зәңгәр экраннарга чыгу белән дә кызыксындылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев