Борнаш мәктәбе укучылары «Библио-Сабантуй»да катнашты
Борнаш урта мәктәбенең “Ромашка” исемендәге хезмәт һәм ял лагерена йөрүче балалар өчен “Библио-сабантуй” үтте.
(20 июнь, "Апастово-информ").
Иң элек балалар әдәби викторинада көч сынаштылар, аннан соң тиз уку осталыкларын күрсәттеләр.
"Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Балалар чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Балаларның җитезлекләре , милли уеннарда бик теләп катнашулары соклану уятты. Матур әдәбиятка карата бирелгән сорауларга да бик төгәл итеп җавап бирделәр. Балаларның китапны яратулары да соклану уятты. Әлеге бәйрәмдә Пушкин картасыннан файдалану мөмкинлеге дә бар иде", - ди Кече Болгаер китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев