Борнаш мәктәбе укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры
Математика фәне буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән.
(18 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Район мәгариф бүлеге хәбәр итүенчә, Казан шәһәрендә гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучыларының математика буенча республика “Олимка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Борнаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Камил Җәләлиев математика фәне буенча олимпиаданың йомгаклау этабында уңышка ирешеп, призер булып танылды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев