Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш музеенда тату гаилә серләре хакында сөйләштеләр

Кече Болгаер авыл китапханәсе Борнаш «Туган якны өйрәнү» музее белән берлектә Халыкара гаилә көне уңаеннан музейда матур кичә үткәрде.

(16 май, "Апастово-информ").


Әлеге кичәдә Әлмәндәр , Зур Болгаер авылы җирлегендә гомер кичерүче гаиләләр, укучылар, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Борнаш авылында гомер кичерүче бик озак еллар балаларга белем биргән Җәүдәт һәм Хәлимә Сафиуллинар, Олы Болгаер авылыннан Илфат һәм Алинә Амануллиннар, Кече Болгаердан Мухаметшиннар гаиләләре гаилә төзелү тарихларын , әби-бабаларыннан калган истәлекле ядькәрләрен тамашачыларга җиткерделәр.

Авыл җирлеге башлыклары Зилә Сәйфуллина, Рамил Җәләлиев авылда яшәүче иң озак гомер итүчеләр, күп балалы гаиләлр хакында бик җылы чыгыш ясадылар.

Илле ел бергә яшәүләрен каршыларга җыенучы , озак еллар балаларга белем биргән иң күркәм гаилә , лаеклы ялдагы укытучылар Җәүдәт һәм Хәлимә Сафиуллиннарның яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Ислам әхлагы , хатын-кызның бәхетле яшәү серләре хакында чыгышлары яшь буынга бик ошады.

Ромашка мәхәббәт билгесе булып торганын исәпкә алып, Пушкин картасыннан файдаланучы укучылар өчен ромашка ясап карау осталык сәгате дә оештырылды. Ясаган ромашкалы гөлләмәне Сафиуллиннар гаиләсенә бүләк итеп бирдек.


Матур җырлар яңгырады. Балалар тарафыннан ясалган "Минем -гаиләм" дип аталган рәсем күргәзмәсе дә кунакларның куңеленә хуш килде.
Халыкара Гаилә көне бик истә калырлык мизгелләргә бай булды.


Гаиләләребез тигезлектә , әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне дә онытмыйча яшәсен иде дигән теләктә калдык.

Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев