Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш авылы музеенда хәтер чарасы узды

Борнаш авылы музеенда “1418нең беренче көне” дигән патриотик чара оештырылды. Ул Хәтер көне уңаеннан үтте.

(22 июнь, “Апастово-информ”).


Музейга кунак булып, Борнаш урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Ромашка” лагерена йөрүче балалар һәм аларның җитәкчеләре килде.
Музей җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев 1941 елның 22 июнендә канкойгыч сугышның ничек башланып китүе турында сөйләде.
“Сугыш хәсрәте авылның һәр йортына кагылган. Батыр авылдашларның күбесе яу кырыннан әйләнеп кайтмаган”, - диде ул.
Чара мастер-класс белән тәмамланды. Укучылар сугыш вакытында кулланылган хәрби техника макетларын әвәләделәр. Һәркем үз фантазиясен эшкә җигеп, корабль, танк, пушка, самолет ясап карады.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев