Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнаш мәктәбе укучысы “Дулкыннар” фестивалендә җиңү яулаган

Быел "Дулкыннар" фестивале унынчы тапкыр үткәрелде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Хәсән Туфан иҗатына багышланды. Район турында югары бәя алган укучылар фестивальнең республика турында катнашты. Укучылар анда да сынатмадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Борнаш урта мәктәбеннән Илүзә Зәйнуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) - беренче урынны, "вокал-соло" номинациясендә Зур Күккүздән Илүзә Гәрәева...

Быел "Дулкыннар" фестивале унынчы тапкыр үткәрелде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Хәсән Туфан иҗатына багышланды. Район турында югары бәя алган укучылар фестивальнең республика турында катнашты. Укучылар анда да сынатмадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Борнаш урта мәктәбеннән Илүзә Зәйнуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) - беренче урынны, "вокал-соло" номинациясендә Зур Күккүздән Илүзә Гәрәева (җитәкчесе Фәнзилә Миңнуллина) - икенче урынны, Апастан Энҗе Шәйхиева (җитәкчесе Роза Нургалиева) - өченче урынны яуладылар һәм Дипломнар, бүләкләр белән кайттылар. Биештән Энҗе Туктагулова (җитәкчесе Миләүшә Әхмәтҗанова) шулай ук кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев