Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш мәктәбе укучылары "Ромашка" лагеренда ял итә

Борнаш урта мәктәбе каршында "Ромашка" лагере оешкан. Биредә 25 көн дәвамында 30 бала ял итә.

(24 июнь, "Апастово-информ").


Лагерь 1 июньдә башланып киткән. Балалар өчен һәр көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.
Укучылар ике тапкыр кайнар ризык, тәм-томнар белән туклана. Алар иртәнге сәгать 8дә килеп, төштән соң гына өйләренә кайталар.
"Бик яратып йөриләр. Ветеринария пунктына, Борнаш музеена, күл буйларына, табигатькә сәяхәтләргә чыктылар. Бер көн халык уеннарына багышланды. Халкыбызнын йолалары яңартылды. Шулай ук дуслык көне дә билгеләп үтелде", - ди лагерьның җитәкчесе Миләүшә Сибгатуллина.

Лагерьда вакытларын күңелле дә, файдалы да уздыра алар.
"Төрле җырлар өйрәнәбез, аларны бергәләп җырлыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз, спорт уеннарында катнашабыз. Аеруча да футболны яратып уйныйбыз. Лапта, "буяу сатыш", "җимерек телефон" уеннары да яңара", - ди Нәфисә Миңнебаева.
Борнаш музеенда балалар "Икмәккә илткән юл" кичәсендә дә катнаштылар. Музей җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев икмәкнең өстәлгә нинди авыр хезмәт аша килүен сөйләде. Лагерьның тәрбиячесе Гөлнара Хәмидуллина ипи басу буенча мастер-класс күрсәтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да "Ромашка" лагереның эшчәнлеге белән танышып, балалар белән аралашты. Укучылар бер авыздан : "Безгә лагерьда ошый", - дип жавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев