Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Борнаш мәктәбендә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

Нәкъ менә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендә куркынычсызлыкның төп күнекмәләренә нигез салына, тормышка һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.

(28 апрель, “Апастово-информ“).


Бәхетсезлек очракларын кисәтү, саклык тәрбияләү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында таныштыру максаты белән, Борнаш урта мәктәбендә Әлмәндәр янгынга каршы көрәш остәмә посты начальнигы Таһир Әхмәтов очрашуда катнашты. Ул янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча инструктаж үткәрде, янгыннарның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләде.

“Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә, күңелсез хаталарга юл куймаска, үзләрен критик ситуацияләрдә дөрес тотарга, авыр нәтиҗәләрне булдырмас өчен дөрес карар кабул итә белергә, куркыныч хәлдә югалып калмаска, үз күнекмәләрен, белемнәрен һәм осталыкларын кулланырга тиешләр. Очрашуны да шушы максатка юнәлттек“, – диде Таһир Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев