Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр

Борнаш урта мәктәбендә Бөтендөнья гражданлык оборонасы көнен билгеләп үтү уңаеннан ачык дәрес узды. (4 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Дәрес үсеп килүче яшь буын тормышында куркынычсызлыкны тәэмин итү, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен исләренә төшерү, гадәттән тыш хәлләрне пропагандалау максатыннан оештырылды. Анда 9-11 класс укучылары катнашты. Бу хакта мәктәпнең тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Илфат Сөләйманов хәбәр итте.
“Укучылар өчен практик дәрес тә узды. Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү депосы җитәкчесе Таһир Әхмәтов төрле алымнар күрсәтте. Ул тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирде. Укучыларны тормышта, мәктәптә сак булырга өндәде“, – диде Илфат Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев