Борнаш мәктәбендә җыелыш булды
17 январь көнне Борнаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә беренче яртыеллык йомгаклары, дәүләт йомгаклау имтиханнарына әзерлек һәм тәрбия мәсәләләре каралды.Ата-аналар район мәгариф бүлегеннән һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хатлар белән таныштырылды. Җыелышта Болгаер,Әҗем һәм Борнаш авылы фелдшерлары да катнаштылар.Алар әти-әниләр алдында мәктәп укучысының көндәлек режимы,йокы...
17 январь көнне Борнаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә беренче яртыеллык йомгаклары, дәүләт йомгаклау имтиханнарына әзерлек һәм тәрбия мәсәләләре каралды.Ата-аналар район мәгариф бүлегеннән һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хатлар белән таныштырылды. Җыелышта Болгаер,Әҗем һәм Борнаш авылы фелдшерлары да катнаштылар.Алар әти-әниләр алдында мәктәп укучысының көндәлек режимы,йокы һәм чисталыкка карата гигиена таләпләре турында чыгыш ясадылар,әлеге кагыйдәләрнең ,балаларның физик һәм акыл үсеше,шулай ук иминлеге һәм яхшы кәефе өчен нигез булып торуын дәлилләделәр.Җыелыш классларда дәвам итте.Ата-аналар фәнчеләр,класс җитәкчеләре белән очрашып,укучыларның уңышлары,сынап карау эшләре нәтиҗәләре һәм башка проблемалар белән якыннан таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев