Борнаш музеенда үткәннәр барлана
Әби-бабаларыбыз һөнәрен саклап калу, өйрәнү максатыннан Борнаш авылы музеенда Әҗем авылы клубы мөдире Гөлнар Сәгытдинова белән берлектә "Хәтер бизәге" кичәсе узды.
(21 август, "Апастово-информ").
Кичәгә Борнаш һәм Әҗем авылларының өлкән апалары, кул эшләре осталары чакырылды.
Кунаклар музей белән танышты. Кул эшләре күргәзмәсе турында да мәгълүматлар алды.
"Яшьлеккә кайтып килдек, рәхмәт", - диделәр өлкәннәр үткәннәрен искә алып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев