Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнаш укучылары Фәйрүзә әбидә кунакта

Без - Борнаш урта мәктәбенең бер төркем укучылары - "Тимурчылар" һәм "Волонтерлар" отряды әгъзалары, инвалидлар декадасы уңаеннан, Әлмәндәр авылында гомер кичерүче Хафизова Фәйрүзә әбинең өенә барып, хәлен белеп, күчтәнәчләребезне тапшырып кайттык. Тормышта күп хәсрәтләр кичергән биш бала Анасы, хезмәт ветераны Фәйрүзә әбинең сәламәтлеге нык какшаган, ул бүген улы, килене, оныклары...

Без - Борнаш урта мәктәбенең бер төркем укучылары - "Тимурчылар" һәм "Волонтерлар" отряды әгъзалары, инвалидлар декадасы уңаеннан, Әлмәндәр авылында гомер кичерүче Хафизова Фәйрүзә әбинең өенә барып, хәлен белеп, күчтәнәчләребезне тапшырып кайттык. Тормышта күп хәсрәтләр кичергән биш бала Анасы, хезмәт ветераны Фәйрүзә әбинең сәламәтлеге нык какшаган, ул бүген улы, килене, оныклары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши, урыны -түрдә. Шулай да, язмышы кырыслыгыннандыр, күңеле нечкәрергә генә тора. Безгә булган рәхмәт хисләре дә күз яшьләре булып бәреп чыкты. Аңа шатлыклы мизгелләр бүләк итә алганыбыз өчен чын күңелдән сөенештек. Безне изге эшләргә рухландырып торучы җитәкчеләребез Бикмурзина Фирдәвес, Миннебаева Альбина һәм Гиниятуллина Нурия апаларыбызга рәхмәтебез зур.
10 класс укучысы Мингалиева Динара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев