Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаш урамнарына гармун моңнары таралды

Борнаш мәдәният йортында "Уйнагыз гармуннар" дигән кичә узды.

(31 июль, “Апастово-информ”).


Биредә авылның һәвәскәр гармунчылар катнашты. Алар үзләренең яраткан көйләрен уйнап халыкны ял иттерделәр.
“Гармун телләрен тартучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Яшьләрнең музыка коралларында оста уйнавы аеруча күңелле. Димәк, әле авылда милли моңнар югалмаячак”, - ди мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева.
Иң өлкән уйнаучы Искәндәр Вәлиәхмәтовка 83 яшь. Ул әле дә күңеле төшкәндә кулына гармунын ала.
Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиевнең уллары бер дә үзеннән калышмый. Алар төрле республика бәйгесе җиңүчеләре дә.
Шәрифҗан Шакировның гармун шулай ук гомерлек юлдашы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев