Борнаш урта мәктәбенә сугыш чоры балалары кунакка килде
Борнаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны мәңгелек” исемле әдәби музыкаль кичә узды.
(11 февраль, “Апастово-информ”).
Кичәгә кунак булып тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Беренче өлештә бердәнбер баласын сугышка озаткан ананың гомере буе улын көтүе чагылдырылды. Икенче өлешендә ветераннарга сүз бирелде. Бу хакта кичәне оештыручы Фирая Сәлимуллина хәбәр итте.
Әтиләре сугыш кырында ятып калган апа, абыйлар үзәкләренә үткән мизгелләрне күз яшьләре белән искә алдылар. Риза абый Гыйльметдинов, Искәндәр абый Вәлиәхмәтов, Хәмит абый Вәлиев авыр балачакларын ачынып сөйләделәр.
“Сугышның бар ачысы дүрт бала белән калган әни җилкәсенә төште. Әтисезлек үзен гел сиздереп торды. Әтиебездән 2 генә хат килеп калган. Ул хәбәрсез югалган”, - диде Искәндәр абый Вәлиәхмәтов.
Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды, өлкәннәребез чәй табыны артында да әңгәмә кордылар һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Бөек Җиңүнең 75 еллыгы - зур вакыйга. Сугыш чоры кешеләре көннән-көн сирәгәя бара. Безне хөрмәт итеп чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Җир йөзендә сугышлар булмасын, балалар күз яше таммасын, илебез-күгебез тыныч булсын! “ - дип тәмамлады Хәмит абый Вәлиев сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев