Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнаш урта мәктәбендә 18 апрель – Халыкара һәйкәлләр көнен билгеләп үттеләр

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Дәүләтҗанова Мәүлеҗиһан, түгәрәк занятиясендә 5-7 класс укучылары өчен "Һәйкәлләр ни сөйли?" дигән темага бай эчтәлекле дәрес-презентация һәм викторина әзерләп үткәрде. Укучылар фән буенча белемнәрен яңарттылар, бик күп яңа информация алдылар. Укытучы, сугышның тетрәндергеч вакыйгалары, алар турында искәртеп торучы илебез буйлап таралган...

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Дәүләтҗанова Мәүлеҗиһан, түгәрәк занятиясендә 5-7 класс укучылары өчен "Һәйкәлләр ни сөйли?" дигән темага бай эчтәлекле дәрес-презентация һәм викторина әзерләп үткәрде. Укучылар фән буенча белемнәрен яңарттылар, бик күп яңа информация алдылар. Укытучы, сугышның тетрәндергеч вакыйгалары, алар турында искәртеп торучы илебез буйлап таралган һәйкәлләр "теле" аша тынычлыкның, татулыкның кадерен белергә, бердәм һәм уяу булырга чакырды. "Әйдәгез, балалар, бүгенге матур тормышыбызның нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынганлыгын йөрәгебез белән аңлыйк, сугышта ятып калган, тән ярасы, мәңгелек күңел ярасы алган ватандашларыбызга хөрмәт белән карыйк, мәрхәмәтле булыйк", - дип дәресен төгәлләде.
Бикмурзина Фирдәвес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев