Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнашның мәдәният йорты җитәкчесе хөрмәтләнде

Бар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Борнаш мәдәният йорты мөдире Фирая Гарифуллина 55 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Аңа гомер бәйрәме һәм озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты бирелде. Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары...

Бар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Борнаш мәдәният йорты мөдире Фирая Гарифуллина 55 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Аңа гомер бәйрәме һәм озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты бирелде. Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина тапшырды. Фирая апа үзен зурлаулары, хезмәтен бәяләүләре өчен рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев